Четверг, 18.04.2024, 07:17:37
Приветствую Вас Гость | RSS

Ядыгерская средняя школа

Мини-чат
Друзья сайта

МОУ НОШ д.Верхний Шемордан

               Мәктәп тарихы

   
Яхшы тәрбиянең нигезе - бала шәхесенә хөрмәт белән карау.  
Р.Эмерсон
 
         Татар халкы элек-электән белемле, мәгърифәтле булуы белән дан тоткан. Һәрбер авылның үз белем йорты булган. Баштарак , әлбәттә , мәдрәсәләр эшләгән, ә аннан соң мәктәпләр барлыкка килгән. 
        Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылы мәктәбененең дә тарихы шактый елларны үз эченә ала. Шунысы билгеле, монда 1948 елларга кадәр балаларга Ибраһим мулла белем биргән. Укыту процессы башлыча дини белем бирүгә кайтып калган. Якынча 1948-1958 еллар дәверендә биредә абыйлы-энеле Хәким һәм Мәгъсүм Сәгыйтевләр укыткан.Алар мәктәп һәм авыл тарихының яңа битен ачканнар дисәң дә була: балаларга "дөньяви” белем бирелә башлый. Мәктәпкә Сәгыйтовлардан соң Галиуллина Әлфинур апа килә. Тик инде берничә елдан мәктәп ябыла. 
          Югары Шәмәдән башлангыч мәктәбенең хәзерге бинасы тәүге тапкыр укучыларны 1989 елда кабат үзенә җыя. Авыл яңа сулыш өргәндәй җанланып китә. Яңа бина - 20 укучыга исәпләнгән мәктәп балаларга бик ошый – сыйныф бүлмәләрендә якты, җылы. Төпле белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Зур бер өйне, гаиләне хәтерләткән өр яңа белем йортында директор булып Хамзина Рәмлә Ибраһим кызы эшли башлый.Югары белемле Мостафина Рәйханә Габделбәр кызы белән бергә алар озак еллар дәвамында укучыларга чын мәгънәсендә икенче әниләре булып, армый-талмый аң-белем , тәрбия бирәләр. Рәмлә Ибраһимовна лаеклы ялга киткәч, аның урынына Арча педагогия көллиятен тәмамлап кайткан кызы шушы мәктәпкә эшкә кайта. Директор вазыйфасын Рәйханә Габделбаревна үз өстенә ала. 2004елда балалар артып китә һәм 3 класс-комплект була. Өстәмә укытучы итеп югары белемле Газизова Әлфинур Хөсәен кызын эшкә алалар.
 Яшь белгеч буларак,бу вакытта директор итеп Резедә Нургалиевна эшли башлый.2005нче елда Резедә Нургалиевна Түбән Шәмәрдән башлангыч мәктәбенә директор булып киткәч,бу мәктәптә Әлфинур Хөсәеновна директор итеп билгеләнә Һәм 2007 елга кадәр Рәйханә Габделбәровна белән икесе эшлиләр.Рәйханә Гәбделбәровна 2007 елдан,36 ел эшләп лаеклы ялга китә.
         Быелгы уку елыннан мәктәптә барысы 6 укучы укый. Балалар саны аз булу сәбәпле укытучылар да кыскартыла.Әлфинур Хөсәеновна үзе директор һәм укытучы эшен алып бара.
        Мәктәп ачылганнан алып пенсиягә чыкканчы мәктәптә техничка һәм повар булып Шарафиева Фәния апа эшли. Ул пенсиягә киткәч кызы Мөхәммәтшина Рәйсә әнисе эшен дәвам итә.Рәйсә ел әйләнәсе мәктәптә өйдәге кебек уңайлылык тудыру өчен тырыша.Аның ярдәме белән мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында төрле яшелчәләр үстерелә, мәктәп яны иртә яздан кар яуганчы чәчәкләргә күмелеп утыра.
           Югары Шәмәрдән мәктәбендәтөрле елларда эшләп киткән укытучылар исемлеге:
Галиуллин Хәлил Галиулла улы (1958-59 еллар),Башарова ЯзиләЗиннур кызы(2002-03 еллар),Садриева Гөлчәчәк Айрат кызы(2008-09 еллар).
      
   



Информер праздники сегодня
Кукмор
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 48
Слушайте радио
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz