|
Главная » Архив материалов
8 апрель көнне Янил урта мәктәбендә 8-9 сыйныфлар арасында волейбол ярышы булды. Мәктәбебезнең егетләр командасы 1 нче, кызларыбыз 2 нче урынны яуладылар.
Просмотров: 583 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 16.04.2010
|
|
13 апрель көнне район мәдәният йортында иң яхшы укучылар слёты булып узды. Анда Ядегәр урта мәктәбенең 9 сыйныфында укучы уку алдынгысы Хусаинова Илзия, физика һәм астрономия фәннәреннән Бөтенроссия олимпиадасы призёры 10 сыйныф укучысы Файзрахманов Айсинә, аның әнисе Файзрахманова Гөлсинә Зөфәр кызы, физика укытучысы Шарафиева Резедә Рифкать кызы, татар әдәбияты фәне буенчы Республика олимпиадасы җиңүчесе 11 сыйныф укучысы Гайфуллина Илзирә, аның әтисе Гайфуллин Зөфәр, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габбасова Гамилә Мәгъсүм кызы катнаштылар. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.
Просмотров: 893 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 16.04.2010
|
|
3 апрель көнне Ядегәр мәдәният йортында Мәктәп укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән концерт куелды. 9 апрель көнне шул ук концерт Олыяз мәдәният йортында да күрсәтелде.
Просмотров: 601 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 16.04.2010
|
|
Мәктәбебездә үткәрелгән чираттагы конкус - иң күп макулатура җыючыга конкурс. Бу ярышта укучылар бигрәк тә теләп катнаштылар. Беренчедән, өйләрендәге артык кәгазьләрдән котылсалар, икенчедән, табигатьне саклап калуга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1-4 сыйныфлар арасында:
1 урын - Ахмадуллина Әдилә (3 кл.)
2 урын - Самиев Инсаф (4 кл.)
3 урын - Набиев Алмаз (1 кл.)
5-8 сыйныфлар арасында:
1 урын - Ахмадуллина Алинә (8 кл.)
2 урын - Рамазанов Дилүс (8 кл.)
3 урын - Фатыхов Динар (7 кл.)
9-11 сыйныфлар арасында:
1 урын - Гарипов Рәмзил (9 кл.)
2 урын - Габбасова Сәнифә (9 кл.), Фатихова Алсу (10 кл.)
3 урын - Ибатуллин Рафил (11 кл.)
Просмотров: 814 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 16.04.2010
|
|
Шушы көннәрдә мәктәптә сыерчык ояларына конкурс оештырылды. Анда һәр класстан да укучылар бик актив катнаштылар. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Башлангыч сыйныфлар арасында:
1 урын - Бикбаев Рафил (2кл.)
2 урын - Гильманов Нияз (4кл.)
3 урын - Сабирзянова Сөмбел (4кл.), Кашипова Исламия (1кл.)
5-11 сыйныфлар арасында:
1 урын - Мубараков Илназ (9кл.)
2 урын - Рамазанов Дилүс (8кл.), Садыков Илмир (5кл.)
3 урын - Насибуллин Фидәил (7кл.), Хасанов Илһам (6кл.)
Иң оригиналь сыерчык оясы ясаучы дип 1 сыйныф укучысы Фатыхов Илмир табылды.
Просмотров: 1016 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 16.04.2010
|
|
25 март көнне мәктәбебездән өч укучы - Хусаинова Илзия, Файзрахманова Айсинә һәм Шарафиев Муса Республика күләмендә үткәрелүче Р.И.Үтәмышев исемендәге конференциядә катнаштылар. Файзрахманова Айсинә үз номинациясендә 2 нче, Шарафиев Муса 3нче урынга лаек булдылар, Хусаинова Илзия актив катнашуы өчен грамота белән бүләкләнде.
Просмотров: 963 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 16.04.2010
|
|
11 сыйныфларда БДИ га кагылышлы җыелыш үткәрелде. Җыелышның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Әниләр төрле конкурсларда, ярышларда катнашып үзләренең булганлыкларын, уңганлыкларын күрсәттеләр.
Просмотров: 2508 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 20.03.2010
|
|
Нәтиҗәләр:
I урын - 4, 8, 10 класслар
II урын - 3, 7, 11 класслар
III урын - 2, 5, 9 класслар
Просмотров: 705 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 20.03.2010
|
|
Спорт - сәламәтлек һәм патриотик айлык кысаларында саф һавада чана - чаңгы шуу оештырылды. "Иң оста атучы", "Иң оста чаңгы шуучы", "Тауга каршы йөгерү", "Таудан шуу" һ.б. ярышлар үткәрелде.
"Иң актив класс" дип 6, 9 нчы класслар билгеләнде. Саф һавада кайнар коймактан һәм чәйдән авыз итү балаларга бигрәк тә ошады.
Просмотров: 1450 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 20.03.2010
|
|
Мэктэбебезнен барлык укучы малайларын, егетлэрен хэм укытучы абыйларны 23 нче февраль Ватанны саклаучылар коне белэн котлыйбыз! Аларга тазалык-саулык, укуларында хэм эшлэрендэ зурдан - зур унышлар телибез.
Просмотров: 3072 |
Добавил: yadig-school |
Дата: 23.02.2010
|
|
|
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
| | |